news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Әхмәдиев «Сания» беренче татар операсының сәхнәдән төшеп калу сәбәбен әйтте

Айдар Әхмәдиев «Сания» беренче татар операсының сәхнәдән төшеп калу сәбәбен әйтте
Алсу Хафизова

Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы - Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев «Сания» беренче татар операсының уңышы һәм уңышсызлыгы турында сөйләде.

«Сания» беренче татар операсына матбугатта яхшы бәя бирелсә дә, чынбарлыкта, аның кимчелекләре була. Операны куйганда ут яктырту булмаган, махсус костюмнар тегелмәгән. Артистлар рус театрыннан костюмнарны әҗәткә алып торып, шуларны киеп чыгыш ясаган. Балет сәхнәләрен поляк милләтеннән Юлий Муко куйган, ул халык биюләрен җентекләп өйрәнмәгәндер дип уйлыйм. Шуңа да карамастан, «Сания» операсының премьерасы – зур вакыйга», - диде ул лекциядә.

Кешеләрдән: «Бертуктаусыз җырлыйлар, берни аңлап булмый, «әллә тамаша карарга, әллә җыр тыңларга – берни аңлашылмый», - дигән кайтавазлар булган. «Бу вакытта кешеләр белән мәдәни-агарту эшен алып бару ихтыяҗы туган. Премьера узгач, операда Зариф партиясен башкарган Әнәс Хисамов 1926 елның 16 гыйнварында «Кызыл Татарстан» газетасында «Татар операсын ничек тыңларга һәм аңларга» дигән мәкаләсен бастырып чыгара. «Сания» һәм «Эшче» операларына кагылышлы публицистик материаллар да яза», - диде Айдар Әхмәдиев.

Аның әйтүенчә, 1925 елның 25 июнендә ТАССРның беренче юбилее уңаеннан опера премьерасында режиссер да булмаган, сәхнәләрне композитор Солтан Габәши үзе куйган. «Дәүләттән дә ярдәм булгач, оста җырчыларны, режиссерларны чакырганнар. 1926 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлаган Сара Садыйкова төп партияне башкарган. Аның ире Театр сәнгате дәүләт институтын (ГИТИС) тәмамлаган Газиз Айдарскийны да чакыралар. 1926 елда операның яңа премьерасы була», - дип аңлатты ул.

1930 елларда дирижер Александр Литвинов урынында оркестр белән композитор Салих Сәйдәшев дирижерлык иткән. «Безнең музей фондларында операның афишасы да сакланган. Зыя ролен Газиз Әлмөхәммәтов башкарган, Солтан Габәши операда староста булып катнашкан», - диде ул.

«Сания» операсы биш сезон гына куелган.

«1930 еллардан башлап Газиз Әлмөхәммәтовка каршы мәкаләләр басылып чыга. Аны милләтчелектә гаеплиләр һәм ул Казаннан Уфага китәргә мәҗбүр була. Солтан Габәши дә Уфага китә, алар анда педагогик эшчәнлекләрен дәвам итә. «Сания» һәм алар иҗат иткән «Эшче» операсы сәхнәдән төшеп кала. 1937 елда Әлмөхәммәтовны кулга алалар, 1938 елда ул атып үтерелә. Солтан Габәши 1942 елда Башкортстанда сөргендә авырып вафат була. Беренче татар операсын язган авторлар репрессия корбаннары була. Василий Виноградовка гына, өлкән яшьтә булу сәбәпле, тимиләр», - диде музей мөдире.

Газиз Әлмөхәммәтовның мирасы сакланмаган, күп әсәрләре билгеле түгел. «Безнең музейда аерым әсәрләре сакланган. Әйтик, Василий Виноградов белән бергә татар халык җырларына эшкәртмәләре бар. Музейда «Чайкалалар көймәләр» җырының кулъязмасы саклана. Бу җыр тарихта халык җыры буларак сакланган, чөнки репрессиягә эләккән авторның исемен искә алырга ярамаган. Икенче яктан, җырның авторын искә алмау җырны саклап калу өчен бердәнбер юл булгандыр», - дип саный Айдар Әхмәдиев.

«Чайкалалар көмәләр» җырының кулъязмасы

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Операның юкка чыгуы репрессия мәсьәләсе генә түгел. Бу татар музыкасында беренче адым була. Сюжет ягыннан да, әйтик, характерларның үсеш-үзгәреше юк. Татар драматургиясенә хас булган кыз образы әсәр дәвамында уңай итеп сурәтләнә, сөйгән егете кызны коткарырга тырыша. Бу мотив «Зәңгәр шәл» һ.б. әсәрләрдә бар. «Сания» операсында бик күп лейтмотивлар, көйләр үзгәрми. Бу хакта бик күп белгечләр әйтә. Бу да бер сәбәп булып тора», - диде ул.

Салих Сәйдәшев музее мөдире «Сания» операсыннан өзекләр бик сирәк яңгыравын, социаль челтәрләрдә дә сирәк язмалар сакланып калганын әйтте. «Усман Әлмиев башкаруында Зыя ариясе, Зөһрә Байрашева башкаруында Сания ариясе язмалары гына бар», - ди ул.

«Сания» операсының афишасы

Фото: © Салих Сәйдәшев музее

news_right_1
news_right_2
news_bot