Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Әхмәдиев: «Сания» операсын беренче тапкыр Ташкент татарлары җырлаган булган
Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы - Салих Сәйдәшев музеенда «Сания» беренче татар операсы тарихы турында лекция булды. Лекцияне музей мөдире Айдар Әхмәдиев сөйләде.
«Сания» операсы турында сөйләгәндә Газиз Әлмөхәммәтовны телгә алырга тиешбез. Ул Башкортстанда туган, яшьтән үк музыка белән шөгыльләнгән, һәвәскәр җырчы буларак, бик күп концертларда чыгыш ясаган. 1920 нче елларда Бакуда яши. Композитор Узеир Гаджибековның пьесалары, оперетталары белән таныша. Шушы музыка белән илһамланып, татарларга да шундый әсәр куярга кирәк, дигән фикергә килә. 1921 елда Казанга кайтып, композитор Солтан Габәшигә опера язу турында мөрәҗәгать иткән», - диде ул.
Аның әйтүенчә, 1920 елда татар музыкасында ике төрле юнәлеш була: музыкаль драмалар һәм опера әсәрләре. «Салих Сәйдәшев драматург Кәрим Тинчурин белән танышып, үзенең беренче музыкаль драма әсәрләрен иҗат итә. Бу вакытта татарларда опера язылмаган була. Аны халыкка аңлату, җиткерү мәсьәләсе туа. Әлбәттә, Солтан Габәши Әлмөхәммәтовның бу тәкъдименә сәерсенеп караган, ул опера язудан баш тарткан», - диде музей мөдире.
«Газиз Әлмөхәммәтов хәзерге заманда яшәгән булса, аны композитор дип тә түгел, музыкаль продюсер дип әйтер идем. Ул бик актив, идеяләре ташып торган кеше булган. Шуннан соң ул Ташкентка китә. Җирле татарлар белән танышып, «Сания» операсының беренче вариантын куя. Аны опера дип түгел, музыкаль пьеса дип әйтеп булыр иде, чөнки оркестр булмаган. Бу факт күп кешеләргә таныш түгел, чөнки операның рәсми премьерасы 1925 елда 25 июньдә генә Казанда була. Бу татарлар өчен зур вакыйга булган, истәлекләргә нигезләнсәк, хәтта утырып карарга урын булмаган», - ди Айдар Әхмәдиев.
Шушы вакыйгадан соң, Газиз Әлмөхәммәтов Казанга кайтып, янә Солтан Габәшигә мөрәҗәгать итә. Солтан Габәши опера иҗат итүдә композитор Василий Виноградовның катнашы булырга тиешлеген әйтә. Ул – рус милләтеннән, күп еллар Уфада эшләгән. Үзенең укучыларыннан шунда беренче тапкыр татар-башкорт көйләрен ишетә, өйрәнә, эшкәртә. 1921 елда ул Казанга күченә һәм әсәрләрен татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим итә», - дип сөйләде ул.
«1923 елда Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши, Василий Виноградов «Сания» операсын иҗат итә башлый. Эш баштан бик әкрен бара. Солтан Габәши техникумда эшли, ул музыка яза, әсәрләрне эшкәртү белән шөгыльләнә, опера язарга вакыты калмый. Газиз Әлмөхәммәтов биржада тора. Отпуск алып, Халык Комиссарлары Советыннан 300 сум алып, опера язарга дип, Башкортстанга китәләр. Бер авылда яшиләр, халык җырларын тыңлыйлар, кымыз эчәләр. Операның беренче пәрдәсен генә язып бетерәләр», - диде мөдир.
Василий Виноградов музыканы ике рояльгә, соңрак оркестр өчен эшкәртергә тиеш булган. «Габәши белән Әлмөхәммәтов Виноградовка ике номер арасындагы бәйләнешкә, драматик хәрәкәткә генә музыка язарга рөхсәт биргән. Бу шарт Виноградовның әкрен эшләвенә бер сәбәп булгандыр, чөнки Башкортстаннан кайткач, Виноградов бернәрсә дә эшләмәгән булып чыга. Шуннан соң Габәши белән Әлмөхәммәтов янәдән 300 сумны әҗәткә алып, авылга опера язарга китәләр», - дип дәвам итте Айдар Әхмәдиев.
«Операны язып бетерер өчен, Габәши белән Әлмөхәммәтов министрлыкка барып, Виноградовка отпуск бирүләрен сораган. Шулай итеп, өчесе операны язып бетерүгә керешәләр. Җитәкчеләр 1925 елның 25 июнендә ТАССРның беренче юбилее уңаеннан, операны язып бетерергә киңәш итә. Алар өч ай дәвамында операның өченче пәрдәсен язып, оркестровка ясый. Премьерага бер ай вакыт кала. Операда Солтан Габәши оештырган хор катнаша. Опера премьерасында Сара Садыйкованың сеңлесе Разыя Садыйкова җырлый. Соңрак операда Сара Садыйкова, Зөһрә Байрашева да җырлаган», - диде ул.
Аның әйтүенчә, ул вакытта Казанда зур составлы оркестрлар булмаган. «Сания» операсын куйган вакытта да оркестрда уйнарга кешеләр булмавы ачыклана. Литавр, фаготта уйнарга Мәскәү музыкантларын чакырталар. Операны әзерләүдә дирижер Александр Литвиновның өлеше зур була. Матбугатта операга бик яхшы бәя бирәләр», - диде ул.
Айдар Әхмәдиев Татарстан Милли музее фондларында сакланган уникаль фотоларны да күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз