news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгъзам Гобәйдуллин: Урбанизация процессын туктата алмасак, авылда укытучыларга эш калмый

Әгъзам Гобәйдуллин: Урбанизация процессын туктата алмасак, авылда укытучыларга эш калмый
Салават Камалетдинов

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, урбанизация процессын туктатып булмаса, авылда укытучыга эш булмаячак.

«Авыл укытучысы белән шәһәр укытучысы арасында аерма юк. Бүген төп проблема – авыл кешеләрен саклап калу. Авыл кешеләренең шәһәргә күченүе 2017 елдан башланган проблема, ул бүген дә дәвам итә. Күп төбәкләрдә авыллар саны кими бара, алар юкка чыга. Хәтта бездә дә бөтен шартлар булуына карамастан, авылларда кеше саны кими. Бу мәсьәлә барыбызны да борчый», - диде ул «Авыл укытучылары белән данлыклы» I республика форумында.

Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, авылларны укытучылар белән тәэмин итү турында сүз алып барганда, авылларны саклап калуга басым ясарга кирәк. «Моның өчен эш булдыру, фабрика-заводлар төзү кирәк. Бу федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Без бу мәсьәләне этаплап хәл итмәсәк, авылда кешеләр саны кимү дәвам итәчәк. Республикада 3100 авыл бар. Бу авылларда төрле милләт вәкилләре яши. Шуңа күрә без авыл укытучыларына рәхмәтлебез, алар балаларны тәрбияләүдә, авылларда гореф-гадәтләрне саклауда үзләреннән өлеш кертә», - диде ул.

«Хәтерләсәгез, 1960-1970 елларда социализм вакытында авыл белән шәһәр арасындагы киртәлек турындагы лозунг бар иде. Партия көчле эшчәнлек алып барса да, бу хыялны тормышка ашыра алмадык. 1990 елларда илебез таркалды, яңа программалар, реформалар кабул ителде. Авылларга газ кертелде, торак йортлары төзелде. 20 ел эчендә Татарстанда авыл белән шәһәр арасындагы киртәне бетерү юнәлешендә бик күп әйберләр эшләнде», - диде ул.

Ул 1960-1970 елларда кешеләрнең менталитетын формалаштыруда үзеннән иң зур өлеш керткән кеше дип укытучыларны атады. «Авыл урамыннан укытучы үтеп китсә, безнең өчен бик зур бәхет иде. Бүген балаларыбыз да, укытучыларыбыз да үзгәрде. Һәр чор кешене үзенчә тәрбияли», - диде «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100