news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Умартачылар быел юкә балы аз булыр дип фаразлый

«Кызганычка каршы, быел бал юк әле, умарталар яртылаш буш. Яңгырлар булса, июльдә җыярбыз дип өметләнәбез», - ди Шәүкәт Хәйруллин.

Умартачылар быел юкә балы аз булыр дип фаразлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин быел юкә балының аз булачагын әйтте. Ул коры һава торышы белән бәйле.

«Узган елны бу вакытта бал сата идек инде. Кызганычка каршы, быел бал юк әле, умарталар яртылаш буш. Яңгырлар булса, июльдә җыярбыз дип өметләнәбез. Бер ай вакыт бар, көнбагыш чәчәк атачак. Юкә чәчәк атты, әмма бал кортлары юкәгә бармый. Ул эсселек белән бәйле. Дым юк, ә юкә — бик сизгер агач. Юкә балы аз булачак», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында.

Ул шулай ук бал кортларының басуларга сибелә торган пестицидлар белән агулану очраклары булуын да искә алды. «Бу эсседә кортларны ояда тотып булмый. Бал кортлары агуланган очраклар бар», — ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot