news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Татарстан балы» бренды рәсми рәвештә теркәләчәк

Татарстанда җитештерелгән балны Европага чыгару мөмкинлеге бар.

Быел «Татарстан балы» бренды рәсми рәвештә теркәләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәү комиссиясе «Татарстан балы» брендын теркәү буенча уңай карар чыгарган. Август аенда патент бирелү көтелә.

«Бездә „Татарстан балы“ бренды булдырыла. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә теркәлә. Комиссия карары килде: безнең бренд уза. Ул „Татарстан балы“ дип атала. Август аена патент килер дип көтәбез. Яңа бал инде безнең бренд булачак. Башкортстан белән безнең бал җитештерү күләме бер тирәдә диярлек», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстанның аквакультура һәм умартачылык буенча идарәсе җитәкчесе Марат Миңнебаев.

Аның сүзләренчә, быел балны Европага чыгару мөмкинлеге бар. «Безгә Венгриядән килгәннәр иде. Татарстан балын аларга тикшертергә җибәрдек. Быел Европа Татарстаннан бал сатып ала башлар дип өметләнәбез. Документларда балның кайсы районда җитештерелгәне күрсәтеләчәк», — ди ул.

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков Татарстан балының Башкортстанныкыннан калышмавын әйтте. «Без „Башкортстан балы“ турында ишетеп торабыз, аны мактыйлар, тәмле, диләр. Минемчә, Татарстан балы калышмый. Ике республикада да бал җыела торган үсемлек базасы бер. Мәсәлән, шул ук юкә», — ди ул.

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин сүзләренчә, Татарстанда җитештерелгән балны «Башкортстан балы» дип сатучылар да бар. «Башкортлар бездә бал сатып ала. Анда ел саен бәйгеләр була, шунда безнең бал көмеш медальгә лаек була», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100