news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөт җитештерү күләме буенча Россия күрсәткеченә җитү максаты куела

Узган ел белән чагыштырганда бер сыердан савылган сөт күләме 366 килога арту көтелә.

Татарстанда сөт җитештерү күләме буенча Россия күрсәткеченә җитү максаты куела
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Татарстанда җитештерелгән сөт күләмен 35 мең тоннага арттыру планлаштырыла.

«Агымдагы елда республика терлекчелек продукциясен җитештерү буенча алдынгы позицияләрне ныгытырга тиеш. Барлык категорияләрдә сөт җитештерү буенча ике млн тоннага якынаерга кирәк, ягъни 1 млн 970 күрсәткеченә җитәргә. Бер сыердан савым 6700 кг булуын көтәбез», — дип сөйләде киңәйтелгән утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Узган ел күрсәткече белән чагыштырганда сөт җитештерү күләмен 35 мең тоннага арттыру планлаштырыла.

Министр сүзләренчә, Россия күләмендә караганда, план буенча бер сыердан 6830 кг сөт саву каралган. «Без үзебезгә максат итеп реаль сан куябыз, Россия күрсәткечен икенче елга куып тотарбыз», — ди ул.

Марат Җәббаров фикеренчә, җитештерүне арттыруга сөт бәясенең үсеше дә уңай йогынты ясый. Бүгенге көнгә сөт бәясе 27 сум 29 тиенне тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда ул 92 тиенгә арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100