420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2021 елда авылда эшләүче кече эшмәкәрләр өчен 30 млн сумлык яңа грант кертелүен һәм аны отуда катнашу таләпләрен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Микро-яисә кече эшмәкәрлек критерийларына туры килгән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен 2021 елдан 30 млн сумга кадәр „Агропрогресс“ гранты кертелә. Яңа төр дәүләт ярдәмен алучы эшмәкәр авылда теркәлеп, ким дигәндә 24 ай авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән булырга тиеш», — диде Марат Җаббаров.
Министр «Агропрогресс»ны гаилә фермаларын үстерү өчен бирелә торган грантка охшаш булуын һәм шул ук максатларга тотылачагын әйтте. Аның сүзләренчә, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары «Агропрогресс» грантын оту өчен конкурста катнаша алмаячак, чөнки алар өчен аерым программалар эшли.
«Агропрогресс» грантын алу максатлары:
Грант алучылар өчен түбәндәге таләпләр куелган:
Гариза бирүче эшмәкәр продукция җитештерүне ел саен арттыру, яңа эш урыннары булдыру, грант алганнан соң кимендә 5 ел эшчәнлек алып бару турында йөкләмәләр дә алачак.
«Ярдәм күрсәтү, таләпләр, документларның тулы исемлеге буенча барлык сораулар белән министрлыкның кайнар линия телефонына (8 800 444 16 70) мөрәҗәгать итә аласыз», — диде Марат Җаббаров.