news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мини-фермалар төзү өчен каралган 80 млн сумның 49 млн сумы хуҗалыкларга тапшырылган

Марат Җаббаров сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтү буенча Татарстанда быел 477,5 млн сум акча каралган.

Мини-фермалар төзү өчен каралган 80 млн сумның 49 млн сумы хуҗалыкларга тапшырылган
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2020 елда шәхси хуҗалыкларга мини-фермалар төзү өчен планлаштырылган 80 млн сум дәүләт ярдәменең 49 млн сумы ияләренә барып ирешкәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Быел шәхси хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар да сакланып калды, барлыгы аларга дәүләт ярдәме буларак 477,5 млн сум акча каралган», — диде Марат Җаббаров.

Савым сыерларын саклап калу өчен бирелә торган традицион субсидияләрдән тыш, авыл кешеләре арасында иң популяры — мини-фермалар төзү программасы. Быел министрлыкка мини-фермалар төзү өчен дәүләт ярдәме алырга 290 гариза тапшырылган, шуларның 164е инде канәгатьләндерелгән. Министр калганнарына якын арада акча бирелер дип ышандырды.

Мини-фермалар төзергә теләк белдерүчеләр арасында Актаныш, Чирмешән, Буа, Түбән Кама, Арча, Мамадыш, Балтач, Әгерҗе районнары халкы аеруча актив булган.

«Мини-фермалар төзү буенча Нурлат, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Баулы, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Югары Ослан районнарыннан бер генә гариза да тапшырылмады. Бу бары тик җирле хакимиятнең актив позициясе булмавы һәм үз халкына ярдәм күрсәтелмәве дип аңлашыла», - диде Марат Җаббаров.

Министр сүзләренxә, Татарстанда бишенче ел рәттән шәхси хуҗалыкларны үстерү турында закон эшли. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү республикада авыл халкын саклап калырга һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100