news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: «Без авылның яшәү рәвешен саклап калырга тиеш»

Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Фермерлар белән беренче очрашу бүген Чүпрәле районында узды.

Марат Әхмәтов: «Без авылның яшәү рәвешен саклап калырга тиеш»
архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Чүпрәледә очрашу вакытында республика законнарын үзгәртү буенча конкрет тәкъдимнәр барлыкка килүен, республиканың авыл хуҗалыгы тармагында кызыксындыру өчен өстәмә чаралар эшләнүен, авыл халкының социаль активлыгын арттыруга игътибар итәргә кирәк булуын әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Шәхси хуҗалыкны алып бару, терлек асрау — авылның традицион яшәү рәвеше ул, без аны сакларга тиеш, — дип басым ясады парламент башлыгы урынбасары. — Авыл тормышын саклап калу өчен ике мөһим стратегик мәсьәләне хәл итәргә кирәк — халыкның мәшгульлеген тәэмин итәргә һәм авыл халкының керемен арттырырга».

Авыл хуҗалыгы тармагы тулаем төбәк продуктының уңай динамикасының драйверы булып тора. Узган ел 250,9 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Сөт, ит, чөгендер, бәрәңге, яшелчәләр җитештерү буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләрендә беренче урында тора.

Республикада агробизнеска ярдәм итүнең төп институтлары җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли, социаль үсешнең «президент» программалары уңышлы эшли, шуларның яртысы авылда тормышка ашырыла. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 2,5 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән. Республиканың шәһәр һәм район үзәкләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур уңыш белән бара.

Унөч илкүләм проект кысаларында масштаблы эш алып барыла. Узган ел аларны гамәлгә ашыруга 27,2 миллиард сум юнәлдерелгән иде, шул исәптән 19,8 миллиард сум федераль бюджеттан. 2020-2022 елларда тагын 69 миллиард сум (федераль үзәктән 43,7 миллиард сум) бүлеп бирү планлаштырыла. Дәүләт Советы бу юнәлешкә зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Сосновский балтырганына, бал кортларының күпләп үлүенә каршы чаралар күрү мәсьәләләсе инде хәл ителгән. Умарта кортларының күпләп һәлак булуына юл куймас өчен Татарстан умартачылык идарәсе умартачыларга кырларны агулы химикатлар белән эшкәртү турында мәгълүмат бирәчәк ГИС-системаны гамәлгә кертергә планлаштыра. Әхмәтов район башлыкларына бу эшкә җаваплы карарга һәм халык белән ешрак очрашырга кушты.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында кече хуҗалыклар халыкны азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр, авылда мәшгульлекне арттыруга һәм авылларны үстерүгә ярдәм итәләр, дип билгеләп үтте. Район башлыгы чыгышын шәрехләп, Марат Әхмәтов, Чүпрәле районы соңгы елларда авылларда торак төзелеше буенча артка кала башлады, диде.

«Районда 60 меңнән артыграк кеше яшәгән чаклар да булды, узган ел нәтиҗәләре буенча нибары 21 мең кеше. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшче төркем илнең Дәүләт Советы утырышына тәкъдим итү өчен торак төзү программасын әзерли. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасын көчәйтүнең төрле вариантлары карала. Чүпрәле һәм башка районнарга булачак программаларның мөмкинлекләрен максималь файдаланырга кирәк», — диде Әхмәтов.

Ахырда тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды, шулай ук «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» һәм «Иң яхшы гаилә фермасы» номинацияләре буенча республиканың авыл җирлекләре арасында ел саен уздырыла торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100