Авыл хуҗалыгының куәтлерәк булырга сәләтле икәнен исбатлаячакбыз – Марат Әхмәтов

"Соңгы елларда үтәлеп бетмәгән бурычлар, вәгъдәләрдән авыр хисләр борчыды", – диде министр.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Авыл хуҗалыгы тармагының тагын да куәтлерәк булырга сәләтле икәнен исбатлаячакбыз”, – дип белдерде бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасында.

“Бүгенге бәйрәм шәхсән минем өчен бик күңелле. Берничә ел дәвамында күңелне үтәлеп бетмәгән бурычлар, вәгъдәләрдән авыр хисләр борчып торды. Бүген исә без намуслы рәвештә республикабызның барлык игенчеләре, хезмәтчәннәре белән берлектә, шушы бурычларны үтәдек”, – дип билгеләп узды Марат Әхмәтов чыгышында.

Министр әйтүенчә, югыйсә, алдагы елларда да, хезмәте, тырышлыгы да зур булды, чыгымнары да аз тотылмады, әмма табигать шартлары гел уңай килеп тормады.

“Авыл хуҗалыгына карата хакимияттән игътибар, дәүләттән ярдәм зур булды, әмма тармак нәтиҗәләре мондый мөнәсәбәткә тәңгәл үк килеп бетми иде. Безгә югары күрсәткечләр кирәк, безнең мул уңыш аласыбыз килә иде. Бу ел уңышлы булды. Иген кырында аның язмышын игенче генә хәл итми. Барчабызның зур тырышлыгы бу. Авыл хуҗалыгы потенциалы бик югары. Без нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Аерым районнарның, хуҗалыкларның әле нәтиҗәләрен яхшыртасы, башкалар белән тигезләштерәсе бар. Бу ел күрсәткечләре безгә киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә ирешерлек итеп эшләүгә җирлек тудыра. Авыл хуҗалыгы тагын да куәтлерәк булырга сәләтле икәнен исбатлаячакбыз. Имин, матур тормышлар! Барыгызга да мең рәхмәт! Исәнлек-саулык барчагызга!” – дип тәмамлады Марат Әхмәтов котлау чыгышын.