Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Кайбыч районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
«Дубрава» җәмгыятендә шикәр чөгендереннән яхшы уңыш көтәләр: 320 гектар мәйданны биләгән басуда уңыш гектарыннан 300 центнер тәшкил итәргә мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дубрава» җәмгыятендә шикәр чөгендереннән яхшы уңыш көтәләр: 320 гектар мәйданны биләгән басуда уңыш гектарыннан 300 центнер тәшкил итәргә мөмкин.
Министр шулай ук Мөрәле, Арслан, Кыр Буасы авыллары, Кошман авылының Марат Садриев крестьян-фермер хуҗалыгында көзге бодай басуларын карады. Барлык хуҗалыкларда да урып-җыю эшләре бара. «Подберезье» агрофирмасы кырларында арыш суктырырга керешкәннәр, аның уңышы югары – гектарыннан 42 центнерга җитә.
Шуннан соң ведомство башлыгы район аграрийлары белән очрашты. Министр билгеләп үткәнчә, яхшы һава торышы урып-җыю эшләрен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга мөмкинлек бирә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта көзге культураларның 7 мең гектарга якын мәйданда игелүен билгеләп үтте. Быел чәчүлекләрнең мәйданын 11 мең гектарга җиткерү күздә тотыла. Ул шулай ук игеннәрне югатуларсыз һәм вакытында җыеп алачакбыз дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз