news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адвокат Руслан Нагиев: Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен яклауда ахырга кадәр барачакбыз

Сызрань шәһәре администрациясе 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен сүттерүне суд аша таләп итә.

Адвокат Руслан Нагиев: Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен яклауда ахырга кадәр барачакбыз
Владимир Васильев

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Адвокат Руслан Нагиев Самара өлкәсендәге Сызрань шәһәре администрациясе белән «Фәйзулла» мәчете арасындагы суд көрәшендә мәчетне яклап ахырга кадәр барачагын әйтте.

Сызрань шәһәре администрациясе 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен суд аша сүттерүне таләп итүе турында «Татар-информ» агентлыгы 2021 елның 18 ноябрендә хәбәр иткән иде.

Сызрань татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов мәчетне сүттерү өчен рәсми сәбәп булып бина урнашкан җир «Шәхси йортлар төзү» категориясенә керүен һәм анда башка төрле биналар төзергә ярамавын аңлатты.

Әлеге мәсьәлә буенча беренче суд утырышы 22 ноябрьдә булды. Өстәмә документлар туплау өчен киләсе утырыш 15 декабрьгә, аннары гыйнварга күчерелде. Чираттагысы 7 февральдә булырга тиеш.

«Фәйзулла» мәчетен яклауга адвокат Руслан Нагиев алынган.

«Мәчетне саклап калырга өмет бар. Уңай тенденция күзәтелә. Суд кирәкле документлар сорый. Без бер өлешен аңа тапшырдык. Мәчет санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне бозмавы турында экспертиза ясаттык. Киләсе утырышка суд бездән янгын-техник экспертиза таләп итә», — диде Руслан Нагиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Адвокат сүзләренчә, документлардагы вак-төяк җитешсезлекләр мәчетне сүттерү өчен нигез була алмый. Алар барысы да төзәтелә торган икән. Күп өлеше тәртипкә китерелгән инде.

«Администрациянең төп дәгъвасы — нигезсез. Мәчетнең җире күп еллар элек рәсмиләштерелгән булган. Ул вакытта барысы да законлы эшләнгән. Җирне категорияләргә бүлү соңыннан гына гамәлгә кергән. Шуңа күрә бу эшне җиңәргә шанслар бар», — диде Руслан Нагиев.

Мәчет урынында 2016 елга кадәр намаз уку йорты булган. Ул искергәч, аны реконструкцияләгәннәр. Ул вакытта Шәһәр төзелеше кодексы буенча бинаны төзекләндерү һәм реконструкцияләү өчен рөхсәт таләп ителмәгән. Моннан тыш, намаз уку йорты район администрациясе акты нигезендә торак булмаган бина итеп рәсмиләштерелгән.

«Безнең оппонент шәһәр администрациясе икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә аңа караш та башкача. Каршы як үз дәгъвасыннан баш тартырга җыенмый. Соңгы утырышта ул үз позициясен шулай белдерде. Без дә бирешергә җыенмыйбыз. Мәчетен яклауда ахырга кадәр барачакбыз», — диде Руслан Нагиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100