Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Адвокат Руслан Нагиев: Суд Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булды
Сызрань шәһәре администрациясе 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен суд аша сүттерүне ахырга кадәр таләп итте.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Адвокат Руслан Нагиев Самара өлкәсенең арбитраж суды Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булуын әйтте.
«Бүген суд утырышы булды. Аллага шөкер, без мәчетне тулысынча яклый алдык. Суд мәчетне сүттермәскә дигән карар чыгарды. Карар үз көченә кергәнче бераз вакыт кирәк», — диде Руслан Нагиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Сызрань шәһәре администрациясе 2016 елда салынган «Фәйзулла» мәчетен суд аша сүттерүне таләп итүе турында «Татар-информ» агентлыгы 2021 елның 18 ноябрендә хәбәр иткән иде. Мәчетне якларга адвокат Руслан Нагиев алынды.
Ике айдан артык вакыт дәвамында берничә суд утырышы булды. Һәр утырыш саен мәхәлләдән өстәмә документлар таләп ителде. Шәһәр администрациясе үз дәгъвасын кире алмады, ахырга кадәр мәчетне сүттерүне сорады.
Руслан Нагиев «Татар-информ» хәбәрчесенә администрациянең югары инстанциягә апелляция тапшыру хокукы барлыгын раслады, ләкин апелляцияләр булмасына ышанычын белдерде. Соңгы суд утырышына кадәр үк адвокат администрациянең дәгъвасын нигезсез, дип әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз