news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әдәбият институтының татар теленнән тәрҗемә бүлеге студенты Мәскәү чемпионатында җиңгән

Әдәбият институтының татар теленнән тәрҗемә бүлеге студенты Мәскәү чемпионатында җиңгән
"Татар-информ"/архив. 2019 ел.

Горький исемендәге Әдәбият институты студенты Рамазан Рәхимҗанов ятып штанга күтәрү буенча Мәскәү чемпионатында җиңгән.

«Әдәбият институтының II курс студенты Рамазан Рәхимҗанов 105 кг га кадәр авырлык күтәреп 23 яшькә кадәргеләр арасында абсолют җиңүче булды», дип хәбәр ителгән институт сайтында.

Рамазан татар теленнән сәнгати тәрҗемә төркемендә укый. Педагогы – шагыйрә һәм тәрҗемәче Алия Кәримова.

Рамазан Рәхимҗановның әлеге спорт төре белән байтактан мавыгуы билгеле. 2019 елда, КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең беренче курсында укыганда халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булган.

Рамазан Рәхимҗанов тумышы белән Әлмәт шәһәреннән. Татар теленнән сәнгати тәрҗемә өчен Әдәбият институты җыйган махсус төркемдә белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot