news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студенты Рамазан Рәхимҗанов халыкара класстагы спорт остасы исеменә лаек булды

Россия күләмендә узган ярышта ул 177 килограмм авырлык күтәргән.

КФУ студенты Рамазан Рәхимҗанов халыкара класстагы спорт остасы исеменә лаек булды
Рамазан Рәхимҗанов

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең беренче курс студенты Рамазан Рәхимҗанов Бөтенроссия күләмендә уздырылган ярышта халыкара класстагы спорт остасы исемен алды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үзе сөйләде.

«Әлеге спорт төре «пауэрлифтинг» дип атала. Аның өч төре бар: ятып, салмак күтәрү, штанга белән чүгәләү һәм штанга тарту. Шуларның беренче төрендә катнаштым. Туксан килограммга кадәр авырлыкта идем, 177 килограмм күтәрдем. Шушы нормативларны тапшырып, халыкара класстагы спорт остасы исемен бирделәр», — диде ул.

Рамазанга нибары унсигез яшь, ул Әлмәт шәһәреннән. «Спортның нәкъ менә әлеге төренә абыем алып кереп китте, сигез яшьтән үк шөгыльләнәм. Ике-өч ел әзерлек булды, соңыннан авыр йөкне күтәрә башладым. Ә бу бәйгедә катнашырга тренерым тәкъдим итте», — диде ул.

Рамазан сүзләренчә, ул иң элек Татарстан беренчелегендә узган ярышларда катнашкан, соңыннан Россия кубогы өчен ярышлар Әлмәттә узган. «Апрель аенда Долгопрудный шәһәрендә сайлап алу ярышы узачак, шунда катнашачакмын. Алла боерса, киләчәктә Америкада узачак ярышларга әзерләнәчәкмен», — дип уртаклашты планнары белән ул.

«Үзеңне көчле итеп саныйсы килә, шуның өчен шөгыльләнәм. Бу спорт төре сәламәтлекне ала, организм чыдам булырга тиеш. Атнасына өч тапкыр шөгыльләнергә тырышам. Казанда еш шөгыльләнә алмыйм. Әлмәттә тренировкалар өем янында гына уза», — дип сөйләде ул.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100