Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әдәбият галиме: Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын өч кисәктән язарга планлаштырган булган
Әдәбият галиме, КФУ профессоры Нурфия Йосыпова язучы, драматург һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзинең архив язмалары турында сөйләде.
«Аның архивында «Тукай» романының әллә ничә варианты саклана, аларның һәркайсы аерым папкаларга тупланган. Язмаларда ул «Тукай» романының планын эшли. 1886 - 1896 елдагы аралыкны - «Үги еллар». 1896 - 1907 - «Тынгысыз Җаек» дип исем куя. Романның 1907-1913 елдагы аралыкны алып, «Казан өстендә яшен» дип исемли. Роман яза башлагач, әсәрнең ике кисәктән торуы турындагы фикергә килә һәм романның ике кисәге басылып чыга», - диде ул Әхмәт Фәйзине искә алу кичәсендә.
Аның әйтүенчә, Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай темасы үзәккә салынган була. «Тукай темасын ул 1938 елда башлап җибәрә. Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр Әхмәт Фәйзи Тукайга өч зур әсәр багышлый: драматик поэма, драма һәм бер киносценарий. Сугыш тәмамланып, дүрт ел үткәннән соң, ул «Нева буенда» дигән хикәясен яза», - диде ул.
Архивындагы бер язмасында Әхмәт Фәйзи болай яза: «Мин Тукайга зур күләмле әсәр багышларга җыенам, ләкин ул бик җаваплы хезмәт. Чөнки бу - Тукайның тормыш юлын өйрәнү генә түгел, Тукай яшәгән чорны өйрәнү, аның чордашларын, якташларын өйрәнү дә», - ди. «Ул бу эшкә искиткеч җаваплы якын килә», - дип аңлатты Нурфия Йосыпова.
Әдәбият галиме фикеренчә, «Тукай» романы үз вакытында югарылыкка күтәрелә, чөнки ул Тукайга багышланган иң зур, күләмле әсәр була һәм татар әдәбиятында тарихи-биографик жанрга нигез салган әсәр санала. «Ул Тукай яшәгән чорны тергезә, көн иткән, аның белән аралашкан шәхесләрне яңа яктан ача. Архивындагы истәлекләрдә әлеге әсәрендә биографик моментлардан тыш, үзенең уйланмасы булуын да әйтә», - ди ул.
«Шул ук вакытта 1956 елда язылган хатында романның икенче кисәгенә материаллар эзләве турында әйтә, ләкин 1957 елда үзенең истәлегендә: «Мин әлеге романны Тукай үлеме белән тәмамламаска булдым. Октябрь революциясенә кадәр дәвам итәргә җыенам һәм Тукайның эшен Галимҗан Ибраһимовларның дәвам итүен күрсәтергә телим», - дигән. Димәк, бу үзе үк Тукай романы өлкәсендә зур эш башкаруы турында сөйли», - диде профессор.
Моннан тыш, Әхмәт Фәйзи Тукайга багышлап күпсанлы шигырьләр иҗат иткән. «Тукайга багышланган әдәби әсәрләр 500ләп. Шулар арасыннан Әхмәт Фәйзи 10лап әсәрен Тукайга багышлый. Бу аның Тукайга соклануы турында сөйли. Әхмәт Фәйзи Тукай образы аша аның иҗатын буыннан-буынга тапшыра», - диде галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз