Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: Фатих Кәрим – сугышның алгы сызыгы һәм окоп шагыйре
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов ассызыклавынча, Фатих Кәрим – сугышның алгы сызыгы һәм окоп шагыйре.
«Муса Җәлил фашист тоткынлыгында булган хәлдә, төрмә шартларында үлемсез шигырьләрен язса, Фатих Кәрим – сугышның алгы сызыгы һәм окоп шагыйре. «Окоп поэзиясе» дигән төшенчә бар. Кулларына корал тотып окопта, блиндажда ятып сугышкан әдипләребез күп тә түгел. Аларның кайсыберләре яу кырларында вафат булып та калган. Хәйретдин Мөҗәй, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Нәби Дәүлине мисал итеп китерә алабыз. 1941-1945 елларның окоп поэзиясе турында сүз алып барган вакытта, Фатих Кәрим иҗаты иң югары биеклектә тора», – дип сөйләде ул.
Шулай ук әңгәмәдәш фронтовик-әдипнең әдәби мирасы киңкырлы булуын билгеләде.
«Фатих Кәрим иҗатының әдәби мирасы – зур һәм бай. Аның бүгенге көндә өйрәнелүенең торышы дигәндә, без аның иҗатын 3 этапка бүлеп өйрәнәбез. Мин зурлап, хөрмәтләп, Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнгән, әдәбият тарихының академик басмаларына керткән, матбугат аша даими чыгыш ясаган шәхесләрне атар идем. Берсе, һичшиксез, Сибгат Хәким, ул үзе дә фронтовик. Һәм ул: «Фатих Кәрим белән Муса Җәлилне нәкъ Бөек Ватан сугышы тудырган, һәм нәкъ шул дәвер аларны олпат шагыйрь иткән», дигән фикерне әйтеп калдырган. Менә шундый мәңгелек фикере бар аның! Ягъни, алар икесе дә шушы чор поэтикасының тавына ике яклап менгән», – диде ул.
Закирҗанов билгеләп үтүенчә язучының тәүге әдәби иҗаты әкренләп камилләшкән.
Әлбәттә, Фатих Кәримнең беренче әсәрләрен күзаллап карасак, алар сәнгати планда йомшак. Бигрәк тә яза башлаган гына чаклары – 1927-1932нче елларны карасак. Әмма бу чорда ул бик актив яза. Белгечләр исә аның иҗатында борылыш дип, 1934нче елны саный. Монда инде лиризмга авышу, сәнгатилек арту һәм сурәтләү чаралары баеганлыгы күренә. 1934 еллардан соң язылган «Көтәм сине», «Дулкынланып китте ак болыт» кебек шигырьләре бүген дә яратып укыла. Алар лирика белән баетылган, сурәтләү чараларына бай булган шигырьләр. Алар чын шагыйрьнең әдәби аренага килүен дәлилли», – диде әдәбият галиме.
Фатих Кәримнең иҗатына багышланган әңгәмә «Интертат» сайтында да чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз