Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфәт Закирҗанов Фатих Кәрим иҗаты хакында: Илгә, халыкка хезмәт итүнең матур бер үрнәге
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов ассызыклавынча, фронтовик-әдип Фатих Кәримнең иҗаты – бөтен иҗаты – илгә, халыкка хезмәт итүнең матур бер үрнәге.
«Фатих Кәрим дигән исем татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынган һәр кешегә таныш, дип уйлыйм. Ул Бөек Ватан сугышында кулына корал тоткан әдип буларак билгеле. Әлбәттә, язмышы фаҗигале. Сугыш бетәргә 3 ай кала, 1945 елның 19 февралендә, Кёнигсберг өчен барган яуларда һәлак булуы аянычлы. Тулаем алганда, аның исеме «туган ил», «туган җир», «Ватан» төшенчәләре белән тыгыз бәйле. Аның бөтен иҗаты – илгә, халыкка хезмәт итүнең матур бер үрнәге. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төрле төбәкләрдә үткәрелгән чараларда Фатих Кәримнең билгеле шигъри юллары – дөресрәге, аның берничә шигыреннән алынган юллар даими кабатлана. Чөнки, аларда чын мәгънәсендә шагыйрьнең иҗат асылы вә кыйммәте һәм яшәешенең төп мәгънәсе дә чагыла», – диде ул.
Шулай ук әңгәмәдәш, язучының исемен мәңгеләштерүгә бәйле фикерләрен әйтте. «Фатих Кәримнең әдәби образын тудыру – киләчәк буын бурычы. Ренат Харис аны башлап җибәргән икән, дәвамы да булырга тиеш. Беренчеләрдән булып, Сибгат Хәким Фатих Кәримнең үлемсезлеген раслаган шигырен язган иде. Әле алга таба аның тормышы турында роман, пьеса яки башка әдәби әсәрләр язу мөмкин. Ватанпәрвәрлек идеясен кинофильм төшерү дәрәҗәсендә дә күзаллап буладыр. Ахыр чиктә, бу эшләр минем һәм синең өчен генә дә түгел, бу эш киләсе буыннар өчен бик кирәк! «Ватан», «туган ил», «газиз җир» төшенчәләре мәңгелек. Алар һәрвакытта да Фатих Кәримнең әдәби мирасы белән беррәттән янәшә барачак һәм булачак», – дип сөйләде ул.
Күптән түгел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казанда Фатих Кәримгә һәйкәл куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз