news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әдәби Сабан туе»нда әдәби көрәштә Санкт-Петербургтан килгән биология укытучысы җиңде

«Әдәби Сабан туе»нда әдәби көрәштә Санкт-Петербургтан килгән биология укытучысы җиңде
Гөлүзә Ибраһимова

Апаста «Әдәби Сабан туе»нда әдәби көрәштә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында Санкт-Петербургтан килгән биология һәм химия укытучысы Рәсимә Фатыйхова җиңде.

«Әдәби марафонда быел беренче тапкыр катнаштым. Күптән күзәтеп бара идем. 1 гыйнвар көнне дустым, бергәләшеп катнашыйк, дип чакырды. «Әдәби көрәш»кә видеоязма җибәрергә дә булдым. Шулай ук химия һәм биология укытучысы булган шагыйрә Мәнүсә Шәйдуллина шигырен укыдым. Мин кечкенәдән шигырь бәйгеләрендә катнаша идем», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җиңүче тумышы белән Мамадыш районыннан. 2019 елда Санкт-Петербургка киткән. «Елга бер тапкыр туган нигезгә кайтырга тырышабыз, туганнар белән күрешәбез. Балаларым да татарча белә», - диде ул.

Финалда ул Муса Җәлил шигырен сөйләде, ә якташ иҗатчыдан Нәзифә Кәримованы сайлаган иде, аның турында мәгълүмәт бирде.

Финалда ул Чаллыдан Энҗе Әхмәтҗанова һәм Мөслим районыннан Равилә Шәрифуллина белән көч сынашты. Алар да дипломнар белән бүләкләнде.

  • Ркаил Зәйдулла: «Әдәби марафон» татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйный
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100