news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: «Әдәби марафон» татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйный

Ркаил Зәйдулла: «Әдәби марафон» татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйный
Гөлүзә Ибраһимова

Апаста бүген «Әдәби Сабан туе» уза. Бәйрәмдә быелгы «Әдәби марафон»нарда катнашучыларны бүләклиләр.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин китап марафоны татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйнавын әйтте.

«Марафонның китапка мәхәббәт уятуда да роле биниһая. Соңгы дистә елда китап укучылар кимеде, дип зарланабыз. Бер яктан караганда, бу - дөрес. Аның төрле сәбәпләре бар. Минемчә, кешелек китапка кире әйләнеп кайтачак. Бу марафон да шушы максатка юнәлдерелгән», - диде ул.

Апас районы башлыгы урынбасары Данис Сәйфетдинов килгән кунакларны сәламләде.

«Белемле, тәрбияле булу, үз юлыңны дөрес сайлау өчен күп укырга, белемгә тартылырга һәм үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Китап уку бервакытта да начар юлдан илтмәс. Бу бик кирәкле бәйрәм нибары өченче тапкыр гына оештырылуга карамастан, бу проектта катнашырга теләүчеләр бик күп. Бәйрәмнең бездә узуы да юкка түгел, чөнки иң күп китап укучылар бездә», - диде ул.

Меценатлар бизнес берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов тормышында һәрвакыт әдәбият булуын әйтте.

«Бала вакытта шигырь язу белән мавыктым. Үзем эшмәкәрлек юлын сайласам да, әдәбият тормышымда кала. Татар телендә бизнес турындагы китабымны язам. Шушындый чаралар булуга мин бик шат», - дип сөйләде ул.

Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех сүзләренчә, әдәби марафон әдәбиятны алга сөрүдә төп таяныч булып тора. «Күңел шатланганда да, моңсуланганда да әдәбиятка мөрәҗәгать итәбез. Бу бик табигый», - диде ул.

Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин марафонны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте.

Аннан «Әдәби Сабан туе»ның әләме күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100