news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ачык университет" укучылары дәүләт тарафыннан расланган таныклыклар алачаклар

Бер елдан соң бу проектны икенче белем бирү системасына китерергә уйлыйбыз, - ди белем бирү проектының кураторы Айрат Фәйзрахманов.

"Ачык университет" укучылары дәүләт тарафыннан расланган таныклыклар алачаклар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). "Ачык универститет" белем бирү проектын тәмамлаучыларга дәүләт стандартларына китерелгән квалификация күтәрү турында таныклыклар биреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, проектның кураторы Айрат Фәйзрахманов әйтте.

"Безнең максатыбыз - татар телле өстәмә белем бирү системасын булдыру. Безнең бу курсларны бетергән кешеләргә дәүләт тарафыннан расланган таныклыклар бирү мөмкинчелегебез бар һәм бу файдалы булыр дип уйлыйм", - диде Айрат Фәйзрахманов.

"Бер елдан соң бу проектны икенче белем бирү системасына китерергә уйлыйбыз. Димәк, "Ачык университет"ны бетергән кешеләр яңа белгечлектә эшли алачаклар. Алга таба өч-дүрт елдан соң магистрлык программаларын әзерләргә маскатыбыз бар", - диде ул.

  • "Ачык университет" - күп күпкырлы белем бирү проекты. Аның беренче лекцияләре татарның урта гасыр тарихы турында булачак. Киләчәктә этнология, мәдәният, медиа һәм башка темаларга лекторийлар әзерләнәчәк. Проект эшен 9 февральдә, Пушкина урамы, 54 йортта, сәгать 18:00 башлап җибәрәчәк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100