news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

96 яшьлек хәзрәт: Яшьләрне дингә чакырмасак, татарлыгыбыз юкка чыгарга мөмкин

«Яшь буынны дингә тарту — өлкәннәрнең бурычы», — диде Хәким хәзрәт Биктиев.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Яшь буынны Ислам диненә чакырмасак, үзебезнең татарлыгыбызны югалтырга мөмкинбез, дип саный Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград өлкәсе мөселманнары оешмасына нигез салучы 96 яшьлек Хәким хәзрәт Биктиев.

«Яшьләрне дингә тарту — безнең бурычыбыз. Әгәр без, өлкәннәр, моны эшләмәсәк, динебез дә, телебез дә югалачак. Ә аларны югалтсак, безнең горур „татар“ дигән исемебез, татарлыгыбыз югала. Шуңа күрә динне дә, телне дә сакларга кирәк. Шул ук вакытта яшьләр белән эш алып бару зарур», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлеге минутларда Kazan Expo халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» дигән XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы бара. 96 яшьлек Хәким хәзрәт утырышны дога белән башлап җибәрде.

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнаша

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100