news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнаша

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев утырышны ачып җибәреп, Татарстаннан, Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегат катнашуын әйтте.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Бу минутларда утырыш «Казан Экспо» үзәгендә ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев утырышны ачып җибәреп, Татарстаннан, Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегат катнашуын әйтте.

«922 елда кабул ителгән ислам дине милләтне берләштерүдә, телне, гореф-гадәтләрне саклауда зур роль уйный. Киләсе елда ислам кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәбез. 1100 ел дәвамында ата-бабаларыбыз бервакытта да бу карарыннан кире чигенми. Халкыбызга бик күп асыл сыйфатлар ислам дине аша кергән», — диде Васил Шәйхразыев. 

Ул быел халык санын алу узачагын әйтте. Конгрессның булачак җанисәп алдыннан бөтен Россия татарларына мөрәҗәгать белән чыкканын искәртте. 

Утырышта Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Коръән укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100