news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Лев Толстойның 190 еллыгы билгеләп үтелде, иртәгә Казан мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы була, республикада "Урман атнасы-2018" башланды.

Р.Миңнеханов Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте /Бөек әдип Лев Николаевич Толстой киләчәктә дә безнең өчен телнең чисталыгы өлгесе, югары эстетик һәм әхлакый кыйблабыз булсын, диде Президент.

Казан кинофестивале лауреатларына унтугыз статуэтка тапшырылачак/ Фестивальнең ябылу тантанасы иртәгә - 10 сентябрьдә 18 сәгатьтә "Эрмитаж-холл"ның концерт залында башлана.

“Сөембикә” операсы турында аны куючылардан беренче фикерләр яңгырады/  Спектакльнең премьерасы 26 һәм 27 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күрсәтеләчәк.

“Үзгәреш җиле” фестивале быел Казанда ике көн үткәреләчәк/ Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителде.

Татарстанда "Урман атнасы-2018" табигатьне саклау акциясе башланып китте/ 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр республикада 132 чара үткәрү күздә тотыла. 

Егор Куимов йөзү буенча дөнья Кубогы этабында көмеш медаль яулады/ Ярышларда 200дән артык спортчы катнаша, шуларның 18е Татарстан данын яклый.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100