ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Егор Куимов йөзү буенча дөнья Кубогы этабында көмеш медаль яулады

9 сентябрь 2018, 16:09 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Егор Куимов йөзү буенча дөнья Кубогы этабында көмеш медаль яулады Ярышларда 200дән артык спортчы катнаша, шуларның 18е Татарстан данын яклый.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Егор Куимов йөзү буенча дөнья Кубогы этабында көмеш медаль яулады. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда узучы йөзү буенча дөнья Кубогы этабының беренче көне нәтиҗәләре буенча Татарстан йөзүчесе Егор Куимов баттерфляй стиле белән 100 метрга йөзүдә икенче булып килде. 

  • Татарстан спортчысы Егор Куимов Олимпия чемпионы - Көньяк африка вәкиле Чэд ле Кло белән икенче урынны бүлеште. Алар финалда 52,0 секундта килде. Америкалы Майкл Эндрю беренче урынга (51,96) лаек булды. 
  • Казанда ярышлар 7 сентябрьдә башланды, 9 сентябрьдә тәмамлана. Турнирда 200дән артык спортчы катнаша, шуларның 18е Татарстан данын яклый. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10