Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
9 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балтачта ир-балалар өчен мөселман пансионаты ачылды, “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде, көрәшчеләр Идел буе Кубогы ярышларында катнаша.
Путин Назарбаевны Татарстандагы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына чакырган / Дәүләт башлыклары “Россия белән Казахстанның туризмны үстерү буенча яңа алымнары һәм тенденцияләре” күргәзмәсе экспозициясен карады.
Р.Миңнеханов Путинга һәм Назарбаевка Татарстанның туристлык мөмкинлекләре хакында сөйләде / Татарстан Президенты дәүләт башлыкларына Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган театр декадасы дәвам итә / Кичә Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры коллективы үзенең ике спектаклен күрсәтте.

Балтачта ир-балалар өчен мөселман пансионаты ачылды / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин пансионатның киләчәктә милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда зур таяныч булачагына ышана.

Казанда Россиякүләм “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр / "Мин әдәби марафон дәвамында күпме дуслар таптым, күпме рухи азык җыйдым, күпме китап байлыгы тупладым”, - ди җиңүче.

Галимҗан Гыйльманов иҗат кешеләренә укучыларга якынаерга кирәк дип саный / Язучылар укучыларның күңелләренә юлны үзләре дә таба белергә тиеш, диде язучы.

Ленар Шәех “Әдәби марафон” асылыбызны саклау өчен көрәшергә ярдәм итә дип саный / Татар теле белән бәйле вазгыять барган чорда берләшергә һәм үзебезнең йөзебезне саклап калу өчен көрәшергә кирәк, диде татар язучысы.

Татарстан көрәшчеләре Идел буе Кубогы ярышларында катнаша / Милли көрәш ярышларында 19 татарстанлы бил алышачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз