ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Балтачта ир-балалар өчен мөселман пансионаты ачылды

9 ноябрь 2018, 16:21 , Фото: dumrt.ru

Балтачта ир-балалар өчен мөселман пансионаты ачылды Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин пансионатның киләчәктә милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда зур таяныч булачагына ышана.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Балтач районы Бөрбаш авылында кырык балага исәпләнгән малайлар өчен мөселман пансионатын ачылды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Балтач районы Бөрбаш авылында пансионат шушы авылда яшәп эшләүче, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның башлангычы һәм тырышлыгы белән тормышка ашты. Пансионат быелның беренче сентябреннән үз ишекләрен ачты, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Пансионат аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балаларга исәпләнгән. Сәгать көндезге өчкә кадәр балалар Бөрбаш урта мәктәбендә дөньяви белем ала һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерә, пансионатта аларга яшәү, дәрес әзерләү, киемнәрен чистарту һәм юу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган”, – диде Җәлил хәзрәт.

Баш казый сүзләренчә, хәзерге вакытта пансионатта 5-8нче сыйныфларда белем алучы унөч бала яши. Араларында Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Казаннан килгән балалар да бар. Киләчәктә балалар белем үзләштерүне Россия ислам институтында дәвам итә алачак.

Мөселман пансионатында ир-балалар шулай ук инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәкләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигъ мәчете мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрәчәк. Шулай ук, егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк.

Тантанада катнашкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин пансионатның киләчәктә милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда зур таяныч булачагына ышаныч белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10