Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
9 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан халкы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итте, Казанда 9 Май бәйрәм парады узды, "Үлемсез полк"йөрешендә 165 мең кеше катнашты.
Татарстан Президенты 9 Май парадында: Без бу фаҗигане бервакытта да онытмаячакбыз/ Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды.
Татарстан Республикасы Президенты Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды/ Тантана Казанның Җиңү паркында узды.
Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретарен каршылады/ Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" X халыкара икътисади саммит чараларында катнашачак.
Җиңү көнендә Алексей Песошин Казанның Арча зиратында чәчәкләр салды/ Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Татарстан Премьер-министры Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләрне искә алды.
Фәрит Мөхәммәтшин Казанда үлеп калган чит ил сугышчылары хөрмәтенә чәчәкләр куйды/ Җиңү көнендә чәчәкләр шулай ук Азат итүче Солдат һәйкәленә дә салынды.
Казанда "Үлемсез полк" тантаналы йөрешендә 165 мең кеше катнашкан/ Быел катнашучылар саны буенча рекорд куелган.
Мәгариф министры: Тарихка якынаю әхлакый яктан сәламәт буын тәрбияләргә ярдәм итә/ Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады/ Мөфти беренче чиратта Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан янында булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз