ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретарен каршылады

9 май 2018, 18:00 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретарен каршылады            Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" X халыкара икътисади саммит чараларында катнашачак.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга өч көнлек сәфәр белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда эш сәфәре кысаларында Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисади саммит чараларында катнашачак. Саммит иртәгә, 2018 елның 10 маенда эшли башлаячак.

Шулай ук кунакның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы планлаштырылган. Моннан тыш, Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм” мәчетендә, Казан Кремлендә һәм борынгы Болгар шәһәрендә булырга җыена.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10