news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Экологик икеайлыкка йомгак ясалды, Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк, Милли музей “Татарстан – спорт башкаласы” күргәзмәсен тәкъдим итә.

Татарстан Президенты Экологик икеайлык җиңүчеләрен бүләкләде/ Рөстәм Миңнеханов алдынгы муниципалитет җитәкчеләренә республика күләмендәге киңәшмәдә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Марат Әхмәтов: Сөт тармагы көн саен игътибар үзәгендә булырга тиеш/ Министр сүзләренчә, әлеге тармак һәр көнне акчалата керем китерә.

Рафис Борһанов җәй көне юлларда һәм суда балалар иминлеген кайгыртырга чакырды/ Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, быел Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк.

Театрда куелган операларның кимендә 60-70 проценты татарныкы булырга тиеш – А.Шәфыйков/ Музыка белгече татар опералары Казанда бик аз куела дигән фикердә.

Милли музей “Татарстан – спорт башкаласы” күргәзмәсендә республика казанышларын күрсәтә/ Музейда республиканың элеккеге чор спорт казанышлары һәм соңгы елларда яуланган спорт трофейлары тәкъдим ителә.

Һәр татар авылында Сәнгать галереясе булырга тиеш - Раил Садриев/ Идел буе шәһәрләреннән килгән егермеләп рәссам Буа районының Толымбай авылы табигатен рәсемгә төшерә.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Татарстан Милли музее/ Чемпионат көннәрендә ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында барлыгы 21 мәдәни чара булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100