ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов җәй көне юлларда һәм суда балалар иминлеген кайгыртырга чакырды

9 июнь 2018, 08:10 , Фото: mon.tatarstan.ru

Рафис Борһанов җәй көне юлларда һәм суда балалар иминлеген кайгыртырга чакырды Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, быел Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Кичә, 8 июньдә, Интернет буенча уздырылган республика ата-аналар җыелышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ата-аналарны һәм педагогларны җәйге чорда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә игътибарны арттырырга чакырды.

“Уку елы тәмамланды. Җәйге чорда балаларны сәламәтләндерү кампаниясе башланды. Бу - балаларга гына түгел, аларның ялын оештыручы өлкәннәр һәм ата-аналар өчен дә җаваплы чор. Узган атнада җәйге ял сменасын башлаган лагерьларда булдык”, - дип билгеләп үтте мәгариф министры.

Вице-премьер сүзләренчә, быел Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк. “Аларның ялы оешкан төстә һәм сәламәтлекләренә зыян китермичә, киресенчә, яңадан көч тупларлык итеп узарга тиеш”, - диде Борһанов.

Министр ата-аналарны юл иминлеге кагыйдәләрен һәм суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә чакырды. “Балалар һәрвакыт өлкәннәрдән үрнәк ала”, - дип искәртте ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10