news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Яшел Үзәндә Җәмигъ мәчете ачылды, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты, Анкарада татар-төрек галиме Әхмәт Тимерне искә алалар.

Яшел Үзән шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылды/ 16 ел төзелгән мәчет ачылышында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. 

Татарстан ярминкә мәйданчыкларында 890 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган/ Татарстанда быел ярминкәләр 16 сентябрьдә башланды.

Сөмбел Гаффарова һәм Артур Шәйдуллин халыкара драматургия бәйгесе шорт-битенә үтте/ Җиңүчеләр 15 декабрьдә билгеле булачак.

«Казан Экспо» халыкара компетенцияләр үзәге булачак/ 2018 елның маенда күргәзмә үзәге мәйданнарын куллану буенча концепция тәкъдим ителәчәк.

Анкарада мәрхүм татар-төрек галиме Әхмәт Тимер искә алыначак/ Җыенда Әхмәт Тимернең әсәрләреннән торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен озайтуны сорыйлар/ Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңа ел бәйрәмнәреннән соң озайту турындагы карар әлегә кабул ителмәгән, дип билгеләп үтте Ренат Сөләйманов.

Рөстәм Миңнеханов белән Марат Әхмәтов Казан ярминкәсендә коймак белән сыйланды/ Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100