news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсендә катнаша, Татарстанда боз явуы көтелә, федераль Сабан туе абсолют батыры фикерләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсендә катнаша / ИННОПРОМ — Екатеринбургта 2010 елдан бирле эшләп килүче халыкара сәнәгать күргәзмәсе.

Федераль Сабан туе-2018 батыры: Җиңү рәхәт, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гарьләндерә / Муса Галләмов баш батыр булып танылса да, төп бүләк автомобильне быел жирәбәгә салып уйнаттылар.

Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә / Синоптиклар Казанда секундына 15 — 20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуын фаразлый. 

“Казан кучтәнәче” проекты авторы бренд исеменнән хата эзләмәскә кушты / “Бу – татар теле дәресе түгел, ә бренд, реклама” диде ул, “кучтәнәч” сүзенең язылышын аңлатып.

Оренбург "Татар кызы-2018" бәйгесендә Илнара Надырова җиңү яулаган / Илнара Надырова Казанда октябрь аенда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк данын яклап чыгыш ясаячак.

Омск өлкәсенең "Заман" татар мәдәни үзәге рәсми теркәлү узган / Юстиция Министрлыгында рәсми рәвештә теркәлү узып, таныклык алу өчен үзәк активистлары өч ел тырышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100