news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты ярдәме белән татарча тарихи журнал чыга башлый, Разил Вәлиев «басма матбугат үләчәк» дигән сүзләрне кабатлап тормаска киңәш итте.

Рафис Борһанов татарстанлыларны Россия фәне көне белән котлады / Без вакыт, буыннар һәм фәнни традицияләр арасындагы бәйләнеш алга таба да дәвам итсен өчен барысын да эшлибез, ди ТР мәгариф һәм фән министры.

Моцартның татарчага Җәлил тәрҗемә иткән әсәренең дөньяда бердәнбер нөсхәсе Казанда саклана / Дөньякүләм танылган композиторның өч телдә язылган “Фигароның туе” әсәре М.Җәлил музей-фатирында саклана.

Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйды.

Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде / Алексей Песошин бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы утырышында ведомство коллективына яңа министрны тәкъдим итте.

Татарстан Президенты ярдәме белән татарча тарихи журнал чыга башлый / Баш редактор, тарихчы Дамир Исхаков әйтүенчә, журналның максаты – тарихны халыкка аңлаешлы телдә җиткерү.

Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган / Журналист Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы турында шәҗәрәләр китабының яртысын төзегән булган.

«Ватаным Татарстан» газетасының сайты яңартыла / «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров редакция эшчәнлеге, проблемалары турында сөйләде. 

Телне белмәсәк, иҗат әһелләренә кытлык туарга мөмкин - Башкортстан вәкиле / “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов сөйләм белән генә телгә өйрәнеп булмый, дип саный.

Разил Вәлиев «басма матбугат үләчәк» дигән сүзләрне кабатлап тормаска киңәш итте / «Әгәр авыру кешегә «син үләсең» дип торсаң, ул тизрәк үләчәк, яшәргә ярдәм итәргә кирәк», - диде парламент комитеты рәисе.

“Яз гүзәле – 2018” югары уку йортлары конкурсының сайлап алу турына гаризалар кабул ителә / Сайлап алу турында катнашучы үзе турында сөйли, жюри белән аралаша һәм алдан әзерләп килгән вокал, хореография һәм башка сәнгать номерын күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100