news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Япониядә ике көнлек эш сәфәрендә, Казанның Кремль урамында кино төшерелә, Филармония бакчасында Х.Тимергалиева агачы утыртылачак.

Рөстәм Миңнеханов Япониянең “Рикен” институты белән хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте/ “Рикен” институты һәм Казанның "Эйдос-Медицина" компаниясе хирургик операцияләрне эшләп карау системасын булдыру буенча уртак проектны гамәлгә ашыра.



Рөстәм Миңнеханов Япониядә эмигрант мөселманнар нигез салган мәчеттә булган/ Узган гасыр башында нигез салынган мәчетнең нигезе һәм корылмалары җир тетрәүләргә бирешмәгән, һәм ул бүген дә эшли.



Татар дәүләт филармониясе бакчасында Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән агач утыртылачак/ Шәхесләргә атап агачлар утырту традициясенә 2015 елның 30 октябрендә нигез салынды.



Казанның Кремль урамында кино төшерелә/ Татарстанда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча сериал төшерү дәвам итә.



Татарстан мөфтие 21 чакрымлы Timerman ярыммарафонында катнашкан/ Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Казанда республиканың мөселман яшьләре белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100