ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Япониядә эмигрант мөселманнар нигез салган мәчеттә булган

7 октябрь 2018, 12:03 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Япониядә эмигрант мөселманнар нигез салган мәчеттә булган
 Узган гасыр башында нигез салынган мәчетнең нигезе һәм корылмалары җир тетрәүләргә бирешмәгән, һәм ул бүген дә эшли.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге тарихи мәчеттә булды. Төрки-татар мәчете биредә 1935 елда Пакъстан мөселман коммерсантлары (ул чорда мөселман Һиндстаны) һәм Кобе шәһәренең төрки-татар җәмгыяте акчасына төзелгән. Бу хакта Президентның матбугат үзәге хәбәр итә

Бу - Япониядә беренче төзелгән мәчет һәм илдә исламны башка диннәр белән бер дәрәҗәгә куюны символлаштыра. Мәчетнең соңгы татар имамы Хөсәен Килки булган. Бүген аның хатыны һәм улының гаиләсе Кобе шәһәрендә яши. Алар - шәһәрдә төрки-татар эмиграциясенең соңгы вәкилләре.

Бүген мәчет имамы - Бөекбритания гражданы, милләте буенча ул - пакъстанлы. Мәчеткә туристлар йөри.

Мәчеттә Рөстәм Миңнехановка экскурсия оештырдылар, тарихи фотографияләр күрсәттеләр. Аерым алганда, 1995 елда булган җир тетрәвеннән соң, бердәнбер җимерелми калган бина шул мәчет була.

Рөстәм Миңнеханов мәчетне карап чыкты, намаз укыды. Ахырда ТР Президенты Кобе мәчетенә ике басма Коръән бүләк итте.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген һәм иртәгә - эшлекле сәфәр белән Япониядә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10