Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
7 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Милли Шура Президиумы татар халкына мөрәҗәгать кабул итте, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак.
Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды/ Әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты.
Милли Шура рәисе татар халкын берләштерүче проектлар кирәклеген әйтте/ “Чиксез Татарстан” проекты чиктә урнашкан авылларны берләштерергә тиеш.
Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан гербы көне узды/ Татарстан гербының туган көнендә кунакларга квест һәм ятим балалар өчен махсус тарих кичәсе әзерләнде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак/ "Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе" бәйгесенә уникаль, моңарчы бер генә электрон чыганакта да басылмаган дәрес эшкәртмәләре кабул ителә.
Милли Шура Президиумы татар халкына мөрәҗәгать кабул итте/ Президиум утырышы бүген Казанда үтте.
Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов Казанда язучылар белән әтисен искә алды/ Бүген Кыргызстан делегациясе Татарстан Язучылар берлегендә кунакта булды.
Казанда федераль Сабан туе кайчан узачагы билгеле булды/ Быел федераль Сабан туе Чабаксарда, Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсендә узачак.
Альбина Шаһиморатова Чикагодан Казанны сагынуын әйтте/ Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова концерты булачак.
Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры булды/ Дагыстан Республикасы Халык җыены депутатлары Артем Здунов кандидатурасын хуплады.
Танылган Америка җырчысы яхшы куелган милли операның дөньяда уңыш казанасына ышана/ Сентябрь аенда татар опера театры сәхнәсенә “Сөембикә” спектакле чыгарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз