ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры булды

7 февраль 2018, 15:34 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры булды Дагыстан Республикасы Халык җыены депутатлары Артем Здунов кандидатурасын хуплады.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры вазифасына расланды. Бу карар республика парламенты тарафыннан кабул ителде.

Бүген республика Халык җыены утырышында депутатлар Артем Здунов кандидатурасын хупладылар, 68 кеше “әйе” һәм 5се “юк” дип тавыш бирде.

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев кичә Здунов кандидатурасын Дагыстан Халык җыенына тәкъдим итте.

Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. Казан финанс икътисад институтын тәмамлаган. 2006- 2010 елларда “Татарстан Фәннәр академиясе Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге”ндә эшләгән.

2010 елдан алып — Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары. 2014 елның октябреннән Татарстан икътисад министры вазифасын били.

Икътисади фәннәр кандидаты. Өйләнгән, ул һәм кыз тәрбияли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр