news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Милли Шура Президиумы татар халкына мөрәҗәгать кабул итте, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак.

Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына флешмоб башланды/ Әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты. 

Милли Шура рәисе татар халкын берләштерүче проектлар кирәклеген әйтте/ “Чиксез Татарстан” проекты чиктә урнашкан авылларны берләштерергә тиеш.

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан гербы көне узды/ Татарстан гербының туган көнендә кунакларга квест һәм ятим балалар өчен махсус тарих кичәсе әзерләнде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак/ "Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе" бәйгесенә уникаль, моңарчы бер генә электрон чыганакта да басылмаган дәрес эшкәртмәләре кабул ителә.

Милли Шура Президиумы татар халкына мөрәҗәгать кабул итте/ Президиум утырышы бүген Казанда үтте.

Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов Казанда язучылар белән әтисен искә алды/ Бүген Кыргызстан делегациясе Татарстан Язучылар берлегендә кунакта булды.

Казанда федераль Сабан туе кайчан узачагы билгеле булды/ Быел федераль Сабан туе Чабаксарда, Бөтенроссия авыл Сабан туе Курган өлкәсендә узачак.

Альбина Шаһиморатова Чикагодан Казанны сагынуын әйтте/ Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова концерты булачак.

Артем Здунов Дагыстан Премьер-министры булды/ Дагыстан Республикасы Халык җыены депутатлары Артем Здунов кандидатурасын хуплады.

Танылган Америка җырчысы яхшы куелган милли операның дөньяда уңыш казанасына ышана/ Сентябрь аенда татар опера театры сәхнәсенә “Сөембикә” спектакле чыгарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100