Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
7 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Президент татар телен активрак кулланырга чакырды, Ташкичүдә Ш.Мәрҗани музее ачыла, студентлар хезмәт отрядларына - 55 ел.
ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде./ Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш.
Арча районының Ташкичү авылында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачыла./ Чарага Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чакырулы.
Татар телен мәчетләр өйрәтә башлый./ Казанның “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Кабан арты”; Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзән мәчетләрендә татар теле курслары ачыла.
Финляндия татарлары республика бәйсезлегенең 100 еллыгын билгеләп үтә./ Совет-фин сугышында Финляндия ягында сугышып һәлак булган татарлар истәлегенә Финляндиядә яшәүче милләттәшләр мөселман зиратына чәчәкләр китерде.
Татарстан студентларының хезмәт отряды хәрәкәтенә 55 ел тула./ Шул уңайдан рәссам, архитектор, дизайнерлар арасында төп бүләге 300 мең сумлык бәйге игълан ителде.
“Татар-информ” журналисты - “Татарстан – чаңгы юлында” бәйгесе җиңүчесе./ Бәйгедә шушы теманы ел дәвамында яктырткан журналистлар катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз