ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Финляндия татарлары республика бәйсезлегенең 100 еллыгын билгеләп үтә

7 декабрь 2017, 17:50 , Фото: facebook.com/varatuomari

Финляндия татарлары республика бәйсезлегенең 100 еллыгын билгеләп үтә Совет-фин сугышында Финляндия ягында сугышып һәлак булган татарлар истәлегенә Финляндиядә яшәүче милләттәшләр мөселман зиратына чәчәкләр китерде.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Финляндиянең татар мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али милләттәшләрен республика бәйсезлегенең 100 еллыгы белән тәбрик итте. Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Финляндиядә Россиядән аерылып, мөстәкыйльлек алуның истәлекле датасын билгеләп үтәләр. 

Бүгенге көндә Финляндиядә меңгә якын татар кешесе яши. Алар Хельсенки, Тампере, Турку, Котка, Раума, Васса, Ярвенпяа шәһәрләрендә көн күрә. Бу илгә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сергач төбәге сәүдәгәр татарлары 1870-1920 елларда килеп төпләнгән. Татарлар 1939-1940 һәм 1941-1944 елларда Финляндия ягында совет-фин сугышында катнашкан, ун татарның гомере яу кырында өзелгән.

Финляндия өчен гомерләрен биргән татарларны искә алу өчен, Атик Али җитәкчелегендәге татар мөселман җәмгыяте вәкилләре Хельсинкиның Хиетаниеми зиратында җыелды. Бу зиратта сугышларда һәлак булган солдатлар җирләнгән. Мөселман зираты да биредә урнашкан. Анда татар солдатларына истәлек ташы куелган.

Атик Али чыгыш ясап, милләттәшләрен Финляндия бәйсезлеге көне белән тәбрик итте, ил тарихында тирән эз калдырган, илнең мөстәкыйльлеге, азатлыгы, тынычлыгы өчен һәлак булган татарларның истәлеген мәңге сакларга өндәде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10