news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

600дән артык татарстанлы республика Конституциясе буенча белемнәрен тикшерде

Иҗтимагый яшьләр палатасы Татарстан Республикасы Конституциясе буенча белемнәрен тикшерү өчен тест эшләде.

600дән артык татарстанлы республика Конституциясе буенча белемнәрен тикшерде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Иҗтимагый яшьләр палатасы республика яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Конституциясе буенча белемне тикшерү өчен онлайн-тест эшләгән.

600дән артык татарстанлы республика Конституциясе буенча белемен тикшергән инде. Тест сорауларына җавап бирүчеләргә 25-34 яшь, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советының рәсми интернет-порталында.

Конкурс нәтиҗәләре Яңа ел алдыннна билгеле булачак. Иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән 100 катнашучыга Конституциянең бүләк нөсхәсе биреләчәк. Калганнарга – электрон сертификат.

Тест сорауларына https://constitution25.tatar/ сайтында җавап бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot