news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган, "Татар кызы-2018" бәйгесе финалына узучылар исемлеге билгеле.

Интернетта татарлар өчен "TatApp" мобиль кушымтасы барлыкка килде / "TatApp" платформасы тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә.

Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган / Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Чистай, Буа һәм Алексеевск районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган.

Фәрит Фарисов татар теленә мода уятырга кирәк дип саный / Мәскәүнең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе сүзләренчә, татар телендә аралашу модага керсә, ул алга таба да үсәчәк.

Медведев: Ел саен биш миллион гаилә торак шартларын яхшыртырга тиеш / Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш буенча совет президиумының Премьер-министр уздырган утырышында Татарстан Президенты да катнашты.

“Эхо Москвы” радиосы тапшыруында татар теленә өйрәтергә җыеналар / Ул “Украинада ничек анда?” тапшыруы форматында булачак.

"Татар кызы-2018" бәйгесе финалына узучылар мәгълүм / Казанда матурлык һәм сәләтлелек конкурсының ярымфинал өлеше үткәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алимент түләттерү буенча эшче төркем төзергә йөкләмә бирде / Яңа структура алиментчылардан бурычларын түләттерү стратегиясен ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә әзерләячәк.

Артем Зиннәтуллин Алтайда “Яшь йөрәкләр” төбәкара форумы узачагын әйтте / Оештыручы сүзләренчә, форум төбәкара форматта быел беренче тапкыр үтә.

Татар ашлары рецептлары тупланган яңа китап дөнья күрде / Басма рус һәм инглиз телләрендә эшләнелгән, татарчасы да булачак.

Германиядән килгән Тимур Харрасов Татар яшьләре форумы командасын көчле дип исәпли / Делегат сүзләренчә, Тәбрис Яруллин командасы алдынгы идеяләр белән эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100