ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган

6 август 2018, 11:57 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Чистай, Буа һәм Алексеевск районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда 390 мең гектар мәйданнан 1,1 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада 840 мең тоннадан артык бодай, 190 мең тонна арыш һәм 60 мең тонна арпа суктырылган.

Моннан тыш, Татарстан игенчеләре борчак суктыруга керешкән. Хәзерге вакытта республикада 25 мең тоннага якын борчак җыелган.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган.

Ашлык суктыру буенча Зәй, Сарман һәм Нурлат районнары әйдәп бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10