Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
5 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Минтимер Шәймиевкә Россия тарихчылар җәмгыяте Грамотасы тапшырылды, Татарстан Президенты һәм Ташкент өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов татарларның рухи традицияләре дөнья өчен үрнәк булуын әйтте / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәдәниятара диалог форумын ачты.
Минтимер Шәймиевкә Россия тарихчылар җәмгыяте Грамотасын тапшырдылар / Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе тәкъдиме белән, 4-7 сентябрь көннәрендә Казанда ЮНЕСКО оешмалары вәкилләре катнашында мәдәниятара диалог форумы уза.

Канн фестиваленә барып җиткән беренче татар Айдар Шәрипов Казанда үз фильмын тәкъдим итте / Казан кинофестиваленең конкурс программасында "Ласковое безразличие мира" казах фильмы да катнаша.

Андрей Кузьмин "Язылган өчен телевизор" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде / Аларга телевизор һәм фотоаппаратлар бирелде.

Татарстан Президенты һәм Ташкент өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында фикер алышты / Әңгәмә вакытында Ташкент өлкәсе территориясендә "Химград" технополисы филиалын ачуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Разил Вәлиев шәһәр хакимияте “Дубравная” станциясенә татарча атама бирергә тиеш дип саный / Татарстан депутаты, станция атамасы татар теленә тәрҗемә ителмәве белән килешмәвен әйтеп, шәһәр хакимияте җитәкчелегенә хат җибәргән.

Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына яңа директор итеп тәкъдим иттеләр / Бүген ул рәсми рәвештә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына кереште.

Авыл хуҗалыгы җирләренә зыян салучы балтырган шәһәрләрдә дә күренә башлаган / Балтырганны вегетация чорында юк итәргә кирәк, ди белгечләр.

Көрәш буенча дөнья чемпионнары Бөтендөнья күчмә халыклар уенында алтын медаль алды / Ренас Кәлимуллин 90 кг га кадәр, Муса Галләмов 100 кг нан югары категориядә җиңде.

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы әзер булды / Бу юлы Илгиз Шәкүров татар эстрадасының сәхнә арты серләрен ача.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз