ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты һәм Ташкент өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында фикер алышты

5 сентябрь 2018, 12:00 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты һәм Ташкент өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында фикер алышты Әңгәмә вакытында Ташкент өлкәсе территориясендә "Химград" технополисы филиалын ачуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломжон Ибраһимов алга таба хезмәттәшлекне үстерү адымнары турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с Хокимом Ташкентской области Республики Узбекистан Гуломжоном Иномовичем Ибрагимовым

  • Гуломжон Ибраһимов Татарстанга 2017 елның октябрь аенда һәм быел март һәм август айларында килгән иде. Ташкент өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнеханов белән Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында да очрашты. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте белән Ташкент өлкәсе хакимияте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләр урнаштыру турында килешү имзаланды.

Бүген очрашуда хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм ныгыту турында фикер алыштылар. Шулай ук Ташкент өлкәсе территориясендә "Химград" технополисы филиалын ачуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бурыч - резидент булырлык һәм производстволарын ачырлык компанияләрне эзләү. Ташкент өлкәсенең бер мәйданчыгында кирәкле инфраструктура бар, махсус салым режимы да гамәлдә.

Встреча с Хокимом Ташкентской области Республики Узбекистан Гуломжоном Иномовичем Ибрагимовым

Хезмәттәшлек өчен тагын бер юнәлеш - "Эйдос-Медицина" компаниясе белән уртак предприятие ачу (Ташкент өлкәсендә медик робот-симуляторлар җитештерү).

Шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ белән мөнәсәбәтләрне үстерү турында да сөйләштеләр. Предприятиенең Үзбәкстанда хезмәттәшләре бар, сервис үзәге дә эшли. Сентябрь аенда тагын бер уртак предприятие ачу көтелә.

Очрашуда Ташкент өлкәсендә балалар өчен ризык җитештерү проекты мөмкинлеге, Үзбәкстан базарына Татарстан продукциясен этәрү һәм шулай ук Ташкент өлкәсе продукциясен Татарстанда күпләп сату турында сүз барды.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика предприятиеләре һәм холдинглары җитәкчеләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10