news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлады, КФУда Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлаячак.

Татарстан Президенты мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлады / Рөстәм Миңнеханов котлауны социаль челтәрдәге сәхифәләренә урнаштырган.

КФУда Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли башлаячак / Яңа мәктәп Хөкүмәт заказы белән ачыла.

Рөстәм Миңнеханов Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны туган көне белән котлап бәхет теләде / Татарстан Президенты видеокотлауны социаль челтәрдәге сәхифәләренә урнаштырган.

Татарстанның яшь эшмәкәрләре өчен конкурс игълан ителде / Бәйгедә 14-17 яшьлек мәктәп укучылары һәм 30 яшькә кадәр булган яшь эшмәкәрләр катнаша ала.

Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе киләчәктә физика, химия укытучылары да әзерләячәк / “Югары мәктәпнең “юл картасы”н эшләү белән мәшгульбез”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Сугыш ветераннарын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тәкъдим итәләр / Бу турыдагы карар Казанда «Бердәм Россия» партиясе Тарафдарлар клубының чираттагы утырышында кабул ителгән.

Президент мараллары Татарстан урманнарына ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган / Татарстанның кыргый табигатенә асыл боланнарны кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирә.

Россия режиссеры һәм кинооператоры Мәхмүт Рәфыйков вафат / Ул Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Валентина Терешкова һәм күп кенә космонавтларның корабы җиргә төшкәннән соң, беренче булып кинотасмага төшергән.

Казанга Россия финанслар министры Антон Силуанов килде / Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры яңа проектларга инвестицияләр җәлеп итү буенча киңәшмә үткәрә.

Х.Эрен Татарстанның өч тарихи объекты ЮНЕСКО исемлегенә кертелүне зур казаныш дип атады / Очрашуда Минтимер Шәймиев Халит Эренга Татарстан Республикасы белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

“Башкортстан әдәбият мәктәбе”ндә биш яшь татар иҗатчысы җиңде / Рөстәм Хәмитов грантына оештырылган проектта республиканың яшь иҗатчыларын барладылар.

Казан Кремлендә Антон Силуанов рәислегендә капитал кертемнәрен саклау турында киңәшмә булды / Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100