ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Казанга Россия финанслар министры Антон Силуанов килде

5 октябрь 2018, 18:00 , Фото: president.tatarstan.ru

Казанга Россия финанслар министры Антон Силуанов килде Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры яңа проектларга инвестицияләр җәлеп итү буенча киңәшмә үткәрә.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры - финанслар министры Антон Силуанов Казанга килде. Аны аэропортта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Прибытие в Республику Татарстан первого заместителя 
Председателя Правительства Российской Федерации – 
Министра финансов Российской Федерации 
Антона Германовича Силуанова. 
Встречает Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

А.Силуанов Россияндәге яңа проектларга инвестицияләр җәлеп итү буенча Казанда киңәшмә үткәрә. Чара Россия икътисадына шәхси инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Казан Кремлендә узачак киңәшмәдә Россия төбәкләре башлыклары катнашачак.

Прибытие в Республику Татарстан первого заместителя 
Председателя Правительства Российской Федерации – 
Министра финансов Российской Федерации 
Антона Германовича Силуанова. 
Встречает Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Россия финанслар министры аэропорттан Татарстан Президенты озатуында “Казан Экспо” яңа күргәзмә үзәгенә юнәлде. Ул төзелеш эшләре барышы белән танышты, шулай ук күргәзмә бүлмәләрен һәм WorldSkills Kazan 2019 Эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында катнашучылар өчен ярыш зоналарын карады.


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10