news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 миллион тонна ашлык җыеп алу өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк – Марат Әхмәтов

Министр игенчеләргә киңәшләрен бирде.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика буенча 5 миллион тонна икмәк уңышы җыеп алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Бу хакта кичә идарә тармагының коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов белдерде.

“Соңгы елларда Татарстанның игенчелек тармагын үзгәрүчән климат шартларына яраклаштыра алдык. Шуның нәтиҗәсендә яхшы гына уңыш алып, игенчелектә 109 процент дәрәҗәдә үсешкә ирештек”, – диде министр. Ул китергән слайдтан күренгәнчә, гектарыннан бөртекле уңыш җыю күрсәткече буенча Зәй, Сарман, Апас, Буа, Тәтеш, Нурлат алдынгылар сафында. Ютазы, Әлмәт, Менделеевск, Бөгелмә, Кама Тамагы, Чирмешәндә хәлләр мактанырлык түгел. Марат Әхмәтов министрлык алдында сөрүлек җирләренең сыйфаты бертөрле булган районнарда артта калучыларны алдынгылар белән тигезләү бурычы торганлыгын әйтте. Инвесторлар белән дә шундый ук эш үткәрергә кирәклеген билгеләп узды ул.

“Быел республика игенчеләре арасында 10 процентлык үсешне тәэмин итү бурычы тора. 586 мең гектар көзге уҗым бар. Тулаем алганда, алар яхшы хәлдә, гәрчә узган елда яхшырак иде”, – дип белдерде министр.

Марат Әхмәтов булган дымны дөрес кулланырга киңәш итте. Кар эрер алдыннан террасалау кирәклегенә басым ясады. “Бу бигрәк тә авыш сөрүлектә кирәк, моның нәтиҗәсендә шактый гына кар суы туфракка сеңәчәк. Бу ел өчен моны эшләү аеруча мөһим, ник дигәндә, туфракта туң тирән. Икенчедән, җирне тырмалап тору мәҗбүри, бу дымны буга әйләнүен киметәчәк. Өченчедән, шытып чыккан уҗымның май кояшын күбрәк күрүе кирәк. Урып-җыю вакытында күп кенә кырларда квадрат метрда сирәкләнгән башаклар күренә. Сабан ашлыгы буенча шытучан орлыкны бер гектарга 6 миллионнан да ким булмаган күләмдә чәчәргә киңәш итәбез. Бу ысул үзен былтыр аклады. Безгә сәламәт үсемлекләрне уңыш алганчы саклау кирәк. Акча булмауга сылтап, күпләр чәчүләрне карау буенча эшне нык гадиләштерә. Ашлыкта бу югалтулар гектарыннан 1 тоннага кадәр җитә. Быел 5 млн. тонна икмәк уңышы алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Бу җаваплы бурычны техник яктан җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән очракта гына гамәлгә ашырып була”, – дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100