news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Казахстанның эшлекле даирәләрендә очрашу үткәрде, Чемпионат туристларга Казанга юл ачачак, татар милли бизәкле тукыма җитештерелә башлады.

Рөстәм Миңнеханов Ислам банклары советы җитәкчесен "KazanSummit 2019"га чакырды/ Татарстан Президенты Казахстанның эшлекле даирәләре һәм Астана ислам икътисады форумының кайбер кунаклары белән очрашулар үткәрде.


Казанда 25 мең кешелек экорайон проектына халыкара бәйге игълан ителде/ Торак һәм җир кишәрлекләрен сатудан кергә акча бөлгенлеккә төшкән Татарстан банклары кертемчеләренә ярдәмгә тотылачак.


Чемпионаттан соң Россиягә туристлар тагын да күбрәк килергә мөмкин - федераль агентлык/ Июньдә Саранск шәһәрендә туристлар саны хәтта 235 мәртәбә арткан.



Язучы Айгөл Әхмәтгалиева укучылары соравы буенча “Хәния” китабын бастырып чыгара/ Китапта Хәния Фәрхигә багышлап язылган әдәби-документаль бәян урнаштырылган.



Татарстанда милли бизәкле тукыма җитештерә башладылар/ Проект авторы Айгөл Сингатуллина милли орнаментлы тукыма җитештерү хакында сөйләде.



Кариев исемендәге театрда спектакльләр 14 июльгә кадәр күрсәтеләчәк/ Сезон 14 июльдә “Любовь и голуби” (В.Гуркин) фильмы буенча әзерләнгән "Мәхәббәт күгәрченнәре" премьера спектакле белән ябылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100